Г.Кариев театры Пермь краеннан гастрольләрдән кайтты

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге  Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Пермь краеннан гастрольләрдән кайтты. 22 – 30 сентябрьдә  Пермь халкына Т.Миңнулинның «Нигез ташлары» спектакле күрсәтелде. Кечкенә тамашачылар өчен кариевлылар Рафис Корбанның «Бүре һәм Кәҗә» спектаклен уйнады. Театр яңа сезонын 7 октябрьдә Г. Камал театрының кече залында Р. Вәлиевның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” спектакле белән ачачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International