Кариев театры беренче тапкыр гастрольләр белән Ханты-Мансийскида булып кайтты

2024 елның 19 апреле, җомга

2024 елның 16-18 нче апрелендә беренче тапкыр Ханты-Мансийскида Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Гастрольләр «Большие гастроли» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ ФДБУК тарафыннан оештырылды.

Кариев театры «Обск-угор халыклары театры» сәхнәсендә өч спектакль күрсәтте: «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек» (режиссеры Ренат Әюпов) һәм «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең лонг-листына кергән «Гөлчәчәк» спектаклен (режиссеры Булат Гатауллин).

«Ләйлә вә Мәҗнүн» һәм «Кәҗүл читек» спектакльләре «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына куелды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова гастрольдән алган тәэсирләре белән бүлеште:

«Без милли традицияләр һәм үзенчәлекләрне саклаучы Ханты-Мансийск төбәген барып күрә алуыбызга бик шатбыз.

«Солнце» театры җитәкчелеге белән без Милли театрлар ассоциациясе кысаларындагы чаралар вакытында дуслаштык. Ассоциациягә безнең Кариев театры да керә. Һәм нәкъ менә шушы иҗади командировкалар вакытында алмаш гастрольләр идеясе туды да. «Большие гастроли» программасы ярдәмендә идея тормышка ашты.

Югра халкына күрсәтергә без милли колоритлы спектакльләр алып килдек: татар халык әкияте буенча куелган «Гөлчәчәк», татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның мәктәп программасына кергән «Кәҗүл читеген», шулай ук Ләйлә вә Мәҗнүннең үлемсез мәхәббәт тарихының заманча укылышын. ХХI гасырда яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен уйный торган заманча театр булсак та, үзебезнең традицион кыйммәтләргә тугры калабыз, аларга яңача караш тәкъдим итәбез – менә шушыны Югра тамашачысына да күрсәтәсе килде. Спектакльләребез Ханты-Мансийск тамашачысында зур кызыксыну тудырды. Татар җәмәгатьчелегенә бик рәхмәтлебез – алар шушы өч көн дәвамында безнең белән булды, бер бер гаилә, дигән хис туды, ә моны тою бик кадерле. Ханты-Мансийскиның Мәдәният департаментына һәм аның җитәкчесе Маргарита Сергеевна Козловага зур рәхмәт, ул безнең килгән көнебездә үк кабул итте. Һәм чиксез рәхмәтебез «Солнце» театрының директоры Евгений Игоревич Захаровка, аннан башка бу гастрольләр барып чыкмас, җылы тәэсирләр калдырмас иде

Якын арада коллегаларны үзебездә дә кабул итәрбез дип өметләнәбез. Аларның гастрольләре татар тамашачысының дөньяны күзаллавын киңәйтәчәк һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытачак».

Кариев театрының Ханты-Мансийск сәхнәсендә узган өч көнлек гастрольләрен җирле тамашачы яратып кабул итте. «Солнце» театры директоры Евгений Захаров Кариев театрына рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде:

«Большие гастроли» программасына һәм Кариев театрына рәхмәт. Мин татарларның театрга карата аерым мөнәсәбәте барлыгын, бу милләтнең үз мәдәниятенә никадәр тетрәнеп каравын белә идем. Ләкин бу кадәр үк дип уйламадым.

Ханты-Мансийск халкы төрледән-төрле чаралар белән иркәләнеп беткән, әмма Кариев театры спектакльләренә яратып йөрделәр, тамашачы көннән-көн күбрәк килде. Кариев театрының энергетикасы Ханты-Мансийскины тутырды. Залда урыннар калмады диярлек, билетлар сатылып беткән иде.  

Мин үз театрым өчен зур җаваплылык тоям, чөнки безгә дә алмаш гастрольләр белән Казанга барасы булачак. Без дә планканы төшермәбез, тамашачыны җәлеп итәргә тырышырбыз, дип өметләнәм.

Монда хакимиятнең, директорның, гомумән җитәкчелекнең зур хезмәте сизелә. Россия һәм Татарстанның мәдәният министрлыкларына зур рәхмәт. Татар мәдәниятенең чәчәк атуын телим. Бернигә дә карамыйча, Кариев театры яшәсен!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International