3 октябрьдә 14 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында хәйрия акциясе буларак, «Татармультфильм» берләшмәсенең Абдулла Алиш әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнар күрсәтеләчәк. Быел язучыга 105 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уза.
Әлеге мультфильмнар Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән иделәр. Тамашачы аларны бик яратып карады.
Шушы ук көнне Фарсель Зыятдинов әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнар да тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. Язучы үзе дә сәхнәдән чыгыш ясар дип көтелә. «Татармультфильм» студиясенең директоры Азат Ганиев, баш режиссеры Сергей Киатров һәм мультфильмнарга көй язган Азат Хөсәенов татар анимация фильмнарының тууы һәм үсүе турында сөйләячәкләр.
Берләшмә мультфильмнарын шул рәвешчә өченче тапкыр күрсәтә инде. Кинотеатрга мәктәп укчылары, кинематографиячеләр, әдәбият һәм сәнгать әһелләре чакырылган.
Чарадан соң мультфильмнар Канны шәһәренә, Россия программасы кысаларында MIP Junior халыкара чарасында катнашу өчен озатылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте