«Татарстан – Кавказ: риваятьләр безне якынайта» проекты буенча Әлмәт театры Дагъстанга гастрольләргә китте.
Театр 7 халыкара фестивальдә катнашкан «Гашыйк Кәриб» спектакле белән Дагъстанның күпмилләтле районнарында чыгыш ясаячак. Проект РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
- 04 октябрь – Нугай районының Терекле Мәктәп авылында 13:00 һәм 19:00 (Дәүләт Нугай драма театры);
- 5 октябрь – Махачкала шәһәрендә, 13:00 һәм 18:30 (Авар драма театры);
- 6 октябрь - Махачкала шәһәрендә, 18:30 (А.-П.Салаватов исемендәге Дагъстан Дәүләт Кумык музыкаль драма театры);
- 7октябрь – Дербент шәһәре, 18:00 (Сөләйман Стальский исемендәге Лезгин Дәүләт музыкаль драма театры);
- 8 октябрь – Дербент шәһәре, 16:00 (Тат театры).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте