21-25 октябрьдә РФ Мәдәният министрлыгы Казанда беренче тапкыр Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре өчен «РФ Музей фондын саклауны тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли семинар уздыра.
Семинарны «ЭКОКУЛЬТУРА» ҖЧҖ (Мәскәү) һәм «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБМУ оештыра һәм уздыра. Семинарга экспертлар сыйфатында Россиянең абруйлы музей белгечләре чакырылган. Анда Россия Федерациясенең 7 субъектыннан музей хезмәткәрләре катнаша.
Тикшереләчәк төп мәсьәләләр:
- хәзерге заманда музей эшендәге актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары;
- РФ музейлары фондларындагы мәдәни хәзинәләрнең саклануын тәэмин итү өчен музей эшендә заманча техник һәм электрон чаралар файдалану тәҗрибәсе;
- музей экспонатларын даими яисә вакытлыча саклауга тапшырган вакытта документлар рәсмиләштерү тәртибе;
- фондларда хисапка алу эшен башкарганда мәгълүмат технологияләреннән файдалану, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен товарлар сатып алу, эш башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 05 апрелендәге ФЗ -44 номерлы Федераль закон кысаларында музейлар эшенең оештыру һәм хокукый юнәлешләре.
Семинарда докладлар укылачак, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре уздырылачак.
Телефоннар: 8(495) 617-42-71, 8-916-350-67-90.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте