Аксубай муниципаль районы мәдәният йортында «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары узачак

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ белән бергәләп 3 октябрьдә Аксубай муниципаль районы мәдәният йортында «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары уздыра.  

Семинарга , Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай муниципаль районнарының мәдәни-күңел ачу учреждениеләре белгечләре чакырылган. Семинар – 10 сәгатьтә, регистрация  9 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International