1-2 октябрьдә Әнкарәдә Халыкара төрки мәдәният оешмасының (ТЮРКСОЙ) 20 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар уза.
Юбилей чараларында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, 1985-1999 елларда Татарстан Республикасы мәдәният министры булып эшләгән Марсель Таишев, 1999-2005 елларда Татарстан Республикасы мәдәният министры –Илдус Тарханов, 2005-2011 елларда мәдәният министры – Зилә Вәлиева катнаша.
Төрки телле илләрнең мәдәният министрлары очрашуы – ТЮРКСОЙ Даими Шурасының 31 нче утырышы (2 октябрьдә, ТЮРКСОЙ штаб-фатирында) юбилей чаралары арасында иң күренеклесе. Анда Оешмада әгъза булып торучы илләрнең мәдәният министрлары, шулай ук әгъза-күзәтче илләр вәкилләре катнашачак.
Программада делегацияләр җитәкчеләренең Төркия Президенты Абдуллах Гюл белән очрашуы, шулай ук кунакларның Төркия Республикасына нигез салган Мостафа Ататөрек төрбәсендә булуы каралган.
Бүген, 1 октябрьдә, Президентның симфоник оркестры концерт залында юбилей концерты булачак. Анда ТЮРКСОЙда әгъза булып торучы илләр артистлары катнашачак.
Тантаналы концертта Татарстаннан халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары җырчы Регина Вәлиева һәм баянчы Рөстәм Вәлиев чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте