Халисә Мөдәррисованың иҗат кичәсе

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең тукай клубында “Вакытларны булмый туктатып...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Әлеге кичә популяр җыр сүзләре авторы, танылган шагыйрә, прозаик, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Халисә Мөдәррисованың 60 еллык юбилеена багышлана. Биредә танылган язучылар Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Эльмира Шәрифуллина, җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәп Фәрхетдитнова,  Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Фәридә-Алсу дуэты, нәфис сүз осталары Инсаф Абдулла, Луара Шакирҗанова һ.б. катнаша. Керү ирекле.

Башкорстанда яшәп иҗат итүче  Халисә Мөдәррисованың «Көмеш дага»  (1982), «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) «Шәмәхә төн» (2003),  «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002),  “Соңгы сер” (2013) дигән  китаплары дөнья күрә.  1993 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Белешмә өчен телефоннар: (843) 236-97-71  www.sptatar.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International