Бәйрәмгә республиканың төрле почмакларыннан иң яхшы коллективлар һәм аерым башкаручылар, төрле республика конкурслары лауреатлары җыелган иде. Кич буе татар милли музыка кораллары - курай, сорнай, кубыз, гөслә, гармун тавышы тынып тормады. «Мөслим тугайлары» (Мөслим районы), «Чулман моңнары» (Балык Бистәсе районы), «Сандугач» (Мамадыш шәһәре) һәм башка шундый коллективлар һәм аерым башкаручылар үз осталыгын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте