Иске татар зиратында шагыйрь, прозаик, журналист һәм галим Равил Бохараевның каберенә таш кую мәрәсим үтте

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьда Иске татар зиратында шагыйрь, прозаик, журналист һәм галим Равил Бохараевның каберенә таш кую мәрәсименә аның иҗатташ  дуслары, туганнары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан иҗат интеллигенциясе вәкилләре җыелды. Лондоннан хатыны Лидия Григорьева һәм дуслары килгән иде.

Шагыйрьне искә алып Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов чыгыш ясады, аның белән бергә иҗат иткән, аралашып яшәгән хезмәттәшләре, дуслары - шагыйрь Гәрәй Рәхим, тележурналист Лия Заһидуллина, пианист Рубин Абдуллин, музыкант һәм дирижер Фоат Әбүбәкеровлар истәлекләре белән уртаклашты.

Һәйкәлне сынчы Дмитрий Кузнецов, шагыйрьнең хәләл җефете Лидия Григорьева һәм рәссам-хаттат Нәҗип Нәккаш белән берлектә иҗат иткән. Ул, бер карашка - ачык китап, икенче карашка канатларын җәйгән кош рәвешендә ясалган.

Равил Бохараев күп еллар Англиядә яшәсә дә, туган туфракка, Габдулла Тукай, әти-әнисе каберләре янында җирләнүен теләде. Шагыйрьнең тормыш иптәше Лидия Григорьева, Равил Бохараевның теләген тормышка ашыруда, аның исемен мәңгеләштерүдә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде. 

Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте булышлыгы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International