Бишенче көн. 27 сентябрьдә «Шомбай-fest» Беренче Халыкара курчак театрлары фестивале кысаларында өч театр спектакльләрен күрсәтте

2013 елның 27 сентябре, җомга

27 сентябрьдә «Шомбай-fest» Беренче Халыкара курчак театрлары фестивале кысаларында өч театр спектакльләрен күрсәтте.

Чаллы дәүләт курчак театры Н.Осиповның  «Уч ярым тоз» спектаклен күрсәтте.  «Уч ярым тоз» спектаклендә бәләкәй, йомшак Бәти   малаеның авыру Әнкәсен савыктыру өчен тоз эзләп йөргәндәге маҗаралары тасвир ителә. Спектакль Кавказ халыклары әкиятләре нигезендә сәхнәләштерелгән.

Чуваш дәүләт курчак театры С.Козловның «Мин яратам Сезне, Ромашка!» әкиятен тәкъдим итте.

Бу әкият-пьеса – урман аланында үскән искиткеч гүзәл Ромашка кызы һәм аның урман халкын матурлыгы белән сихерләве турында. А.Н.Афанасьев исемендәге Киров курчак театрының «Кояш һәм бәләкәй кар кешеләре» спектакле белән фестивальнең конкурс өлеше тәмамланды.

Һәркем Кояшны ярата! Хәтта кардан әвәләнгән бәләкәй кар кешеләре дә! Алар эриячәк инде, әлбәттә, шулай да, урман һәм аның халкы бәладән котылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International