Фестивальнең алтынчы көнендә Франциянең «XZART» курчак театры (фестивальнең кунагы) «Бер кемгә дә охшамаган нәни энем» (Мари-Элен Дюваль) һәм TEMPO театры (Төркия) «Каракүз – Сихерчеләр һәм Һиндстан тылсымчысы» дигән спектакльәр күрсәттеләр.
Фестивальдә эшләгән балалар жюрие В. Синакевичның «Карл исемле кош» дигән спектакле өчен Вологданың «Теремок» курчак театрына ”Тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен бүләк” дипломын тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте