26 сентябрьдә фестиваль сәхнәсендә өч тамаша уйналды.
10 һәм 12 сәгатьләрдә «Теремок» Вологда өлкә курчак театры В. Синакевичның «Птица по имени Карл» («Карл исемле кош») спектаклен күрсәтте.
16 сәгатьтә Таҗикстан Дәүләт курчак театры Ш.Киямовның «Солнышко, Месяц и Петушок» («Кояш, Ай һәм Әтәч») спектаклен таҗик телендә уйнады.
18 сәгатьтә Брест курчак театры өлкәннәр өчен Л.Толстойның «Холстомер» әсәре буенча куелган спектакль (Руслан Кудашов инсценировкасы) тәкъдим итте.
27 сентябрьдә тагын өч театр сәхнә тотачак.
10 һәм 12 сәгатьтә Чаллы дәүләт татар курчак театры Н.Осиповның «Полторы горсти» спектаклен куячак.
16 сәгатьтә Чуваш дәүләт курчак театры С.Козловның «Мин яратам Сезне, Ромашка!» спектаклен уйный.
18 сәгатьтә А.Н.Афанасьев исемендәге Киров курчак театры А.Веселовның «Кояш һәм кар кешеләре» спектаклен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте