27 сентябрьдә 12 сәгатьтә Иске Татар зиратында Равил Бохараев истәлегенә мемориал ачыла

2013 елның 27 сентябре, җомга

27 сентябрьдә 12 сәгатьтә Иске Татар зиратында күренекле шагыйрь, язучы, драматург, журналист һәм тәрҗемәче Равил Бохараев мемориалын ачу чарасы уза. Аның проектын мәрхүмнең хатыны белән хезмәттәшлектә рәссам Дмитрий Кузнецов эшләгән.

Чарада Татарстанның сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Лондоннан да шәрәфле кунаклар көтелә. 

Хөрмәтле журналистлар! Сезне чарада катнашырга чакырабыз. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге катнашырга теләүчеләрне зиратка автобуста илтүне тәэмин итә. Аккредитацияне  prtatar@yandex.ru электрон адресына язып яисә 89375922889 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International