20 сентябрьдә Россиянең Халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестрының XX юбилей концерт сезоны ачылды. Бу кичәдә башкару өчен гаять авыр әсәрләр сайлап алынган иде.
Х. Хименес, А. Цыганков, П. Чайковский, С. Рахманинов, А. Пьяццолла, А. Будашкин, И. Дунаевский, Н. Жиһанов һәм башка күпләрнең әсәрләре яңгырады.
Концерт тамашачыларда бик җылы хисләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте