Ульяновскида «Яңа буын мәдәнияте» III Халыкара форумы уза

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

26, 27 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә  «Яңа буын мәдәнияте» III Халыкара  форумы уза.

Әлеге форум – XXI  гасырда мәдәният үсешенең өстенлекле юнәлешләре, мәдәнияткә кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданы булып тора. 

Халыкара форумда Татарстаннан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Республика традицион мәдәният үзәге Фәнзилә Җәүһәрова катнашты.  

Форум программасында мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышулар, ачык лекцияләр, «түгәрәк өстәлләр», осталык дәресләре, моназәрәләр узачак. Барлыгы мәдәни форум кысаларында 150 чара оештырылачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International