«Манеж» күргәзмәләр залында «Фәрештәм, исәнме. Мин Казанда…» дигән күргәзмә ачылды

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә «Манеж» күргәзмәләр залында Пушкин фестивале кысаларында  уздырыла торган «Фәрештәм, исәнме. Мин Казанда…» дигән күргәзмә ачылды.  

Пушкинның Казанда булып китүенә 180 ел тулды, һәм менә шагыйрь рухы яңадан өченче башкалада! Александр Сергеевичның шәхси әйберләре, аның портретлары, кулъязмалары – теләгән һәркем боларны күргәзмәдә күрә ала.  «Фәрештәм, исәнме. Мин Казанда…» – Пушкинның хатынына язган хаты шулай башлана. А.С. Пушкинның Бөтенроссия музее күргәзмәгә бик күп экспонат бирде, алар арасында шагыйрьнең һәм аның гаиләсенең музейдан бик сирәк очракларда гына чыгарыла торган шәхси әйберләре дә бар. Мәсәлән,  Пушкинның бәрхет жилеты һәм салам эшләпәсе, хатыны Наталья Николаевнаның кешлеккә кия торган башмагы, аның тарафыннан бәйләнгән балалар юрганчыгы. Экспозициядә шулай ук Пушкинның үзе Казаннан китәсе көнне элеккеге дусты шагыйрь Е.А. Боратынскийга бүләк иткән рәсеме дә куелган.  

Күргәзмәне ачу тантанасына Тунистан Пушкинның нәселеннән булган барон Александр Николаевич Гревениц килде.

Казанда шагыйрь нибарысы ике көн кунак була, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә алган тәэсирләре 1833 елда кичергән иҗади күтәрелешенең аерылгысыз бер өлешенә әверелә. Шагыйрь бу елны «Пиковая дама», «Капитанская дочка» кебек мәшһүр әсәрләрен, шулай ук күп кенә шигырь-әкиятләрен яза.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International