Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле Амстердамнан кайтты

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка  ансамбле Амстердамнан Россия авыл хуҗалыгы продукциясе халыкара ярминкә-күргәзмәсеннән кайтты.  

Артистлар Голландиядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе составында булып кайттылар. Күргәзмәдә ансамбль, шаян музыкаль һәм бию номерлары башкарып, Татарстан халыкларының иҗаты белән таныштырды.  Коллектив амстердамлыларның гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунакларның да күңеленә хуш килде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International