28 сентябрьдә «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» Беренче Халыкара фестивале йомгакларына багышланган матбугат конференциясе була

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрьдә 15 сәгатьтә   «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» Беренче Халыкара фестивале йомгакларына багышланган матбугат конференциясе була.  

Матбугат конференциясендә «Әкият» театры җитәкчелеге, жюри әгъзалары, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләре, сәнгать эшлеклеләре катнаша.

Фестивальне ябу тантанасында, 28 сентябрьдә 17 сәгатьтә, фестиваль номинацияләрендә җиңү яулаучылар игълан ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International