25 һәм 26 сентябрьдә Мәскәүнең Союзлар Йорты Колонналар залында Беренче халыкара реставраторлар съезды уза

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 һәм 26 сентябрьдә  Мәскәүнең Союзлар Йорты  Колонналар залында  реставраторларның «Россиядә һәм дөньяда реставрация  эше: үсеш билгеләүче стратегияләр» Беренче халыкара  съезды уза.  

Съездның төп максатымәдәни мирас объектларын саклап калу буенча эшчәнлекне мөстәкыйль икътисадый тармак итеп аерып чыгару зарурлыгын күрсәтү һәм мәдәни мирас өлкәсендә Россия Федерациясе законнарына кертү өчен тәкъдимнәр формалаштыру. 

Съездда 19 илдән меңнән артык реставратор килде. Татарстан Республикасыннан съездда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны саклау бүлеге башлыгы Светлана Шәрипова, бүлекнең әйдәүче белгече Ләйсән Әхтәмова, Мәдәни мирас үзәге җитәкчесе Илзирә Кузьмина катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International