“Шомбай-fest» Беренче халыкара курчак театрлары фестиваленең өченче көне

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрьдә “Шомбай-fest» Беренче халыкара курчак театрлары фестивалендә  Оренбург өлкә курчак театры Г.Х.Андерсенның «Снежная королева» («Суык патшабикә»), ә Белгород дәүләт курчак театры «История солдата» («Солдат тарихы») (Сергей Балыков әсәре буенча) спектаклен күрсәтте.

26 сентябрьдә фестиваль сәхнәсендә  өч тамаша уйналачак.

10 һәм 12 сәгатьләрдә  «Теремок» Вологда өлкә курчак  театры  В. Синакевичның  «Птица по имени Карл» («Карл исемле кош») спектаклен күрсәтә.  

16 сәгатьтә Таҗикстан Дәүләт курчак театры  Ш.Киямовның «Солнышко, Месяц и Петушок» («Кояш, Ай һәм Әтәч») спектаклен таҗик телендә уйный.

18 сәгатьтә Брест курчак театры өлкәннәр өчен Л.Толстойның  «Холстомер» әсәре буенча куелган спектакль (Руслан Кудашов инсценировкасы) тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International