Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Радиф Яваевның үлеме турында билгеле булды.
"ЛизаАлерт" да хәбәр итүләренчә, Радиф Яваев Мәскәүдә 2024 елның 3 февралендә югалган, шуннан бирле аның урыны билгеле булмый. Бүген Яваевның үлеме турында билгеле булды. Аңа 71 яшь була.
Радиф Яваев - "Илдан" халык ансамблен булдыручы һәм сәнгать җитәкчесе - Мәскәү төбәгендә татар бию коллективының бердәнбер җитәкчесе.
"Ул искиткеч хореограф, талантлы педагог, яхшы һәм ярдәмчел кеше иде. Аның гаиләсенең, якыннарының, укучыларының һәм хезмәттәшләренең кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз”, - диелгән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында.