Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге» ДБУ белән берлектә 27 сентябрьдә Балык Бистәсе район Мәдәният йортында «Замана шартларында мәдәният-ял учреждениеләренең эшчәнлеге» темасына зона республика семинары уздыра.
Семинарда республика районнары һәм Казан шәһәре мәдәният-ял үзәкләре белгечләре катнашачак.
Семинар сәгать 10 да башлана. Адресы: Балык Бистәсе штп, Ленин урамы, 46.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 2924637, 2923073.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте