26-27 сентябрьдә Казанда күренекле мәдәният эшлеклесе Равил Бохараев исемен мәңгеләштерүгә багышланган чаралар уза.
27 сентябрьдә 12 сәгатьтә Иске Татар зиратында күренекле шагыйрь, язучы, драматург, журналист һәм тәрҗемәче Равил Бохараев мемориалын ачу чарасы уза. Аның проектын мәрхүмнең хатыны белән хезмәттәшлектә рәссам Дмитрий Кузнецов эшләгән.
Чарада Татарстанның сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Лондоннан да шәрәфле кунаклар көтелә.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне чарада катнашырга чакырабыз. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге катнашырга теләүчеләрне зиратка автобуста илтүне тәэмин итә. Аккредитацияне prtatar@yandex.ru электрон адресына язып яисә 89375922889 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.
26 сентябрьдә 18 сәгатьтә В.Аксенов музей-йортында Равил Бохараевны искә алу кичәсе була.
Бу кичәдә Казан шагыйрьләре Равил Бохараев турындагы хатирәләрен сөйләячәк, сәхнәдән шагыйрьнең әсәрләре яңгыраячак. Чарага керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте