С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бәби–спектакленең премьерасын тәкъдим итте

2024 елның 3 феврале, шимбә

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа елның беренче аенда ук иң нәниләр өчен “Гаҗәеп көн” дигән бәби – спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Әсәрнең авторлары Мәскәүдән «Первый театр»ның оештыручы һәм җитәкчеләре Юрий һәм Ольга Устюговлар. Режиссеры – Юрий Устюгов, рәссамы – Ольга Устюгова, композитор – Евгений Астафуров,  барысы да мәскәүлеләр.

Югары профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерелгән әсәрдә театрның яшьләре – Рөстәм Зиннуров, Рөстәм Авзалов, Әдилә Монасыйпова, Миләүшә Шәяхмәтовалар уйный.

Кечкенә әкәм – төкәмнең көндезге һәм кичке маҗараларын күрергә иң нәни тамашачыларны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International