Кичә Кәрим Тинчурин театрында алдагы сезонга багышланган матбугат конференциясе узды

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Кичә Кәрим Тинчурин театрында театрның директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин катнашында матбугат конференциясе узды. Брифингта шулай ук театрның әдәби бүлек мөдире, ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов; Джанни Родариның «Чипполино», Эрих Мария Ремаркның «Якыннарыңны ярат» спектакльләре режиссеры Резедә Гарипова; РФнең атказанган, ТРның халык артисты Исламия Мәхмүтова; директор урынбасары Илфат Фәхертдинов катнашты.

26 нчы сентябрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 80нче юбилей сезонын К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясе белән ачып җибәрә.

Спектакль репетуарга, театр сөючеләр өчен күптән көтелгән вакыйга буларак, узган сезонда кабат кайтты. Милли мәдәниятебез җәүһәре булган «Сүнгән йолдызлар» әсәре Ватаныбызның авыр еллары турында бәян итә.

Узган сезон нәтиҗәләре

Узган 79нчы сезон театр өчен гаять мөһим булып, 5 зур масштаблы спектакль дөнья күрде: Н.Хисамовның «Йосыф- Зөләйха» риваяте; Р.Вәлиев әсәрләре буенча «Язмышым юллары» шигъри-музыкаль спектакле; К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясе; В.Шекспирның «Гамлет. Күренешләр» трагедиясе; Х.Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясе (яшь режиссер Резедә Гарипова куелышында).

Иҗади планнар

80нче юбилей сезонында театр тамашачыга уйландыра-сөендерә-көендерә торган яңадан-яңа мизгелләр бүләк итәчәк. Бүгенге көндә театрда берничә зур күләмле спектакльгә әзерлек бара. 9,10,20 октябрь көннәрендә юбилей сезонының беренче премьерасы - Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектакле күрсәтеләчәк (режиссеры Рәшит Заһидуллин). «Алтын көз»нең юбилей премьераларына старт бирүе очраклы гына түгел. Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге спектакль сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

Бу сезонда да милли театр сәнгате өчен зур вакыйга булырдай спектакльләр сәхнәгә менәчәк. Шундыйларның берсе Мәдинә Маликованың «Сөембикә» әсәре (режиссеры Рәшит Заһидуллин). Ул тарихыбызның җәүһәре, Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәгә багышлана. Ноябрь аенда театр гаилә премьерасы да тәкъдим итәчәк. Джанни Родариның дөньякүләм мәгълүм Чипполиносы һәм әлеге танылган әсәрнең башка каһарманнары сәхнәдә татарча сөйләшә, итальянча җырлый башлаячаклар. “Чипполино” музыкаль әкиятен инде ноябрьдә үк күрергә мөмкин булачак (режиссеры Резедә Гарипова). Музыкаль спектакльләр яратучы тамашачылар өчен, театр Разил Вәлиевнең “Серле урман” (режиссеры Рәшит Заһидуллин) һәм татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның милли драматургиябезнең йөзек кашы булган “Назлы кияү” (режиссеры Рәшит Заһидуллин) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Театр юбилей сезонын дөнья әдәбияте әсәрләре буенча куелган спектакльләр белән тәмамлаячак. Бу актерлар өчен генә түгел, барлык коллектив өчен дә чын эксперимент булачак. Россия тарихында беренче тапкыр театр сәхнәсендә немец язучысы Эрих Мария Ремаркның “Якыннарыңны ярат” (“Возлюби ближнего своего”) (спектакльнең эш барышындагы исеме) спектакле (режиссеры Резедә Гарипова) һәм Антон Чеховның үлемсез “Чия бакчасы” драмасы (режиссеры Рәшит Заһидуллин) куелачак.

8 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә театрның юбилей кичәсе булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International