22 сентябрьдән 30ына кадәр Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының Пермь өлкәсе районнарында гастрольләргә дәвам итә. Кариевлылар Барда, Кунгур, Берёзовский, Уинский районнарында ясаячак. Кариев театры коллективы пермьлеләргә Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен тәкъдим итә, нәни тамашачылар исә Рафис Корбанның “Бүре һәм кәҗә” спектаклен карый ала, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте