Фестивальнең икенче көнендә Башкорт дәүләт курчак театры В.Гауфның «Туң йөрәк» дигән спектаклен күрсәтте. Самара курчак театры өлкәннәр өчен А.Вученовичның «Ах, Самара!» спектаклен тәкъдим итте. Ингуш дәүләт яшь тамашачы театры «Кояштай матур» спектаклен уйный. Спектакль ингуш халкының туй йолаларына нигезләнеп эшләнгән, анда диалоглар юк, аңа каруы милли музыка күп яңгырый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте