Казан халкының ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музее фондлары бер мең ярым музей берәмлегенә баеды

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли музее үз фондларын баету буенча даими эш алып бара. 23 сентябрьдә   Фондка экспонатлар сатып алу эксперт  комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Казан халкының ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музее фондлары бер мең ярым музей берәмлегенә баеды.

Милли музей үз фондларын баетуга үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. Кайчан да булса бу экспонатлар Татарстан Республикасы Милли музее экспозицияләрендә һәм күргәзмә залларында лаеклы урын алачак.

Элемтә өчен: 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International