“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Мөхәммәдгали (Али) Мәхмүтовның тууына 200 ел тулуга багышланган махсус программа оештырылды.
Али Мәхмүдов - татар рәссам-каллиграф, китап миниатюрасы остасы, педагог, статский советник. XIX гасырда Урта Идел буе татарлары мәдәниятендә гарәп шрифты каллиграфиясе сәнгатен торгызу аның исеме белән бәйле.
Программа диктант язуны, мастер-класста катнашуны, шулай ук экскурсияне үз эченә алды.
Диктант текстында Али Мәхмүтовның биографиясе һәм иҗаты буенча төп фактлар булган. Программада татар телендә белем бирүче Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия укучылары һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 77 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Диктант язганнан соң, төркемнәр өчен ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккәш һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева мастер-классы үткәрелде, шулай ук Луиза Фәсхетдинованың “Гөлханә/Чәчәкләр йорты” күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрелде.
Программа ахырында катнашучылар ТР ГМИИ бүләкләрен алды. Катнашучыларга Али Мәхмүтовның 200 еллыгы һәм Александр Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан открыткалар, шулай ук Музейның сирәк һәм кыйммәтле басмалары бүләк ителде.