2024 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тула. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча әлеге гомуммилли юбилей көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты оештырылды.
Истәлекле дата алдыннан А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Россиянең Хәрби дан көненә багышланган тантаналы концерт узачак.
Истәлекле дата алдыннан А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Россиянең Хәрби дан көненә багышланган тантаналы концерт узачак.
Концертта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы оркестры ТР халык артисты, эчке хезмәт подполковнигы Марат Кадыйров җитәкчелегендә катнашачак. Музыкантлар «Священная война», «В лесу прифронтовой», «Катюша» кебек сугыш еллары символларына әверелгән танылган әсәрләрне башкаралар. Шулай ук «Белорус вокзалы», «Язның унҗиде мизгеле», «Сугышка картлар гына бара» кебек танылган фильмнардан композицияләр дә яңгыраячак.
Музыкаль өлешне Мәдәни үзәкнең “Гримасы” театр студиясе башкаруында шигырьләр тулыландырачак (җитәкчесе Әдилә Нуруллина).