Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстанның 2024 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен төзеде.
Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.
Календарьда хронологик тәртиптә татар һәм рус телләрендә 2024 елда узачак юбилей даталары һәм вакыйгалары исемлеге бирелә.
Оешмалар өчен 25, 50, 70, 75, 100 (алга таба һәр 25 ел саен) еллыкларны, күренекле шәхесләр өчен 50, 60, 70, 75, 80 (алга таба һәр 10 ел саен) еллыкларны юбилей даталары дип санау кабул ителгән.
Инкыйлабка кадәрге чорга караган истәлекле даталар яңа календарь стилендә китерелә.
Дәвамлы (бер ай һәм аннан да озаккарак сузылган) вакыйгаларга багышланган даталар конкрет даталар исемлегеннән соң ай азагында бирелә.
Төгәл көннәре билгеле булмаган вакыйгалар календарьның ахырында урнаштырылган. Советлар Союзы Герое, Дан орденнарының тулы кавалеры,
Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган якташларыбызның юбилей даталары шулай ук аерым күрсәтелә.
Сылтама буенча күчәргә һәм бу Календарь белән танышырга тәкъдим итәбез.
Календарьны төзүче – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова.