Чистайның музейлар берләшмәсендә Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган «Ботаническая ризница Бориса Пастернака» проекты дәвам итә. Анатолий Дерновның «Рука художника всесильна…» күргәзмәсе ачылу бу проектның беренче чарасы булды. Икенче чара – «На пире плодородья…» дип аталган бәйрәм 12 сентябрьдә Борис Пастернакның мемориаль музеена 23 ел тулган көннәрдә музей территориясендә уздырылды. Җиләк-җимеш, чәчәкләр белән бизәлгән өстәлләр, көзнең хикмәтле җимешләреннән һәм табигать материалларыннан эшләнмәләрдән төзелгән күргәзмә, төрле конкурслар, кызыклы уеннар кунакларда зур кызыксыну тудырды.
Шул ук көнне яңа традициягә нигез салынды – һәр ел саен шушы вакытта җыелып, музей бакчасына утырту өчен үсентеләр, чәчәк орлыклары алып килергә сүз куешылды.
«Ботаническая ризница Бориса Пастернака» проекты Борис Пастернакның табигатькә багышланган әсәрләрен иң яхшы башкаруга шәһәр конкурсы белән тәмамланачак. Ул 2014 елның февралендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте