Татарстан Республикасында Муниципаль берәмлекләрнең мәдәният көннәре уза

2023 елның 31 марты, җомга

Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йорты диварларында Лениногорск районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе чараларының чираттагысын ачты.

Кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән - республиканың Милли мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен күргәзмәләр, мастер-класслар һ.б. Моннан тыш, чарага килгән кунаклар Лениногорск районының милли ризыклары белән сыйландылар.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, әйтүебезчә, республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.

2023 елның 31 мартыннан 24 ноябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда республикабыз халкы тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашлар, халык сәнгать һөнәрләре, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International