Горький кинокампусы Татарстанга киноэкспедициягә килә

2023 елның 28 марты, сишәмбе

8-15 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында беренче тапкыр Горький кинокампусы - кино һәм медиа өлкәләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен креатив белем бирү атнасын оештыра. Кинокампус 13-17 яшьлек яшүсмерләр өчен исәпләнгән.

Кинокампуста балаларны кино һәм медиа эшчәнлегенең төрле төрләренә өйрәтәчәкләр: алар режиссерлык осталыгы нигезләре белән таныша, сценарист һөнәрен үзләштерә, актер күнекмәләрен үзләштерә, фильмнарны дубляжларга өйрәнә алачак; саундтреклар композиторы, моннан тыш киноэкспедиция кылачаклар: сәяхәт итеп үз киноларын төшерә алачаклар!

«Киноэкспедиция» проекты кысаларында киләсе кинокампус безнең республикада узачак. Балаларга мәгариф һәм мәдәни программалар оештырылачак.

Көннең беренче яртысында сценарий осталыгы һәм режиссура, төшерү һәм монтаж буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырылган, һәм әлбәттә алган белемнәр нигезендә үз фильмнырын төшерүне дә күздә тотыла. Мастер-классларны Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, шулай ук Горький кинокампусы (М.Горький исемендәге киностудия) педагоглары уздырачак.

Ә көннең икенче яртысында яшүсмерләр Казан буйлап экскурсиягә һәм Иннополис шәһәренә барачак, чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класста катнашачаклар, Татарстанның җирле тарихи - истәлекле урыннары һәм мәдәнияте белән танышачаклар.

Оештыру буенча:

Балалар уңайлы кунакханәдә яшәячәкләр, кафе һәм рестораннарда тукланачаклар, төркем беркетелгән автобуста хәрәкәт итәчәк. Төркемне һәрвакыт Мәскәү һәм Татарстан педагоглары, остазлар, экскурсоводлар озата барачаклар. Сәфәр көннәре: 8 апрельдән 15 апрельгә кадәр. 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала. Тулырак мәгълүмат сайтта: https://kinocampus.ru/film_expedition_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International