Татарстан районнарында «Мәдәни десант» проектының күчмә укыту семинары уза

2023 елның 17 марты, җомга

17 март Татарстанның Чистай, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарының авыл һәм район Мәдәният йортларында быелгы «Мәдәни десант» проектының икенче күчмә уку семинары уза.

«Таткультресурсцентр» ДБУ җитәкчеләре һәм белгечләренең лекцияләре һәм мастер-класслары чакырылган экспертлар белән берлектә мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча уздырыла.

Проектка Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да кушылды.

Проектны оештыручылар - «Таткультресурсцентр» ДБУ, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International