Музейда татар хор музыкасы яңгыраячак

2023 елның 17 марты, җомга

23 март 17 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Казан утлары» концерты узачак. Чарада Татар хор музыкасының XXI Фестиваль-конкурсында катнашучы - И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры чыгыш ясаячак.

Бу көллиятнең иң яшь коллективы: ул 1990 елда татар бүлекчәсе ачылу уңаеннан оештырыла.

Хор репертуарында Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Әзһәр Абдуллин, Ринат Гобәйдуллин, Җәүдәт Фәйзи («Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Ай, былбылым», «Рәйхан» татар һәм башкорт халык җырларын эшкәртү, татар композиторларының авторлык әсәрләре бар. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры Гүзәл Ахунова.

Концерт «Татарстан Республикасы Милли музеенда музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни-мәгариф проекты кысаларында узачак.

Керү өчен музей билетлары һәм  Пушкин картасы буенча билетлар сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International