12-14 март көнне Татарстан Милли музее филиалы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Орел, Курск, Ижау галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр һәм музей белгечләре форумы уза. Форумның темасы «Горький һәм Шаляпин: илебез мәдәнияте даһиларының иҗади мирасы призмасы аша заманча мәдәни парадигма» дип атала.
Форум Горький һәм Шаляпинның тууына 155 һәм 150 ел һәм Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена нигез салуның 85 еллыгына багышланган.
Чарада 50 дән артык тикшеренүче - филологлар, тарихчылар, музыка белгечләре, сәнгать белгечләре катнашты. Шул исәптән, Мәскәү, Курск, Удмуртия, Казан университетларыннан галимнәр һәм музейлар белгечләре килде.
Форум 12 мартта старт алды һәм бу очраклы хәл түгел: бу көнне 1940 елда Казанда Горький һәм Шаляпин музее ачылган. Истәлекле дата уңаеннан «Андреев һәм Горький. Тере классика» күргәзмәсе тәкъдир ителде.
Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен күргәзмә музейга керү билетлары буенча 20 майга кадәр дәвам итәчәк.