Казанда язучы-фронтовик Геннадий Паушкинга багышланган истәлекле чара узды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге 28 февральдә Адоратский урамы, 15 йорты буенча урнашкан мемориаль тактага чәчәкләр куюны билгеләп үттеләр. Искәртәбез, Геннадий Паушкинга мемориаль такта 2021 елда куелган.
Чарада катнашучылар Г.Паушкинның Татарстанның рус телле әдәбиятында зур роле турында сөйләделәр. ТАССР һәм Совет язучылары берлегенең Бөтенсоюз дәрәҗәсендә абруй казануына иреште. Г.Паушкинның күп кенә китаплары цифрлаштырылган форматта ТР Язучылар берлеге сайтында "Үлемсез әдәби полк" бүлегендә урнаштырылган.
Аларны түбәндәге сылтама буенча табарга була: https://rus.sptatar.com/bessm-lit-polk/