Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеләнде

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген, 15 февраль көнне җырчы, ТАССРның, РСФСРның атказанган артисты (1964, 1974), ТАССРның, РСФСРның халык артисты (1969, 1981, 1983) Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган көне.

Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. Агымдагы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гариза кампаниясе узган елның көзендә узды.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен бирү комиссиясе карары буенча уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары булдылар:

• «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;

• «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фирдинант Абдулла улы;

• «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы Мәдәният хезмәткәре көнендә, 25 мартта, ТР җитәкчелеге катнашында планлаштырыла.

 

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары 2020 елда «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова; «Вокал» номинациясендә(ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филюс Каһиров; «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Флёр Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туган энесе булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International