Казанда Федор Шаляпинга мемориаль такта ачылды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген күренекле опера башкаручысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Ф.И. Шаляпинның (1873-1938) тууына нәкъ 150 ел тула. 

Бүген Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта кую урыны итеп Лисицын-Емелин йорты сайланды (Пушкин ур., 10 йорт).

Нәкъ менә бу йортта бөтен дөньяга билгеле булачак опера җырчысы дөньяга килгән һәм балачагының бер өлешен шушында уздырган. Мемориаль такта бронзадан эшләнгән, аның авторы - скульптор Тимофей Тюрин.

Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Н.Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт косерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучылар бүген мемориаль такта ачылган бинага чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International