ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Президенты тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме белән бүләкләнде:

Виват Юлия Юрьевна - «Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесенең махсус урта музыка мәктәбе укытучысы

«Татарстан Республикасының Халык артисты» мактаулы исеме белән бүләкләнделәр:

Шәйгарданова Алинә Наил кызы - вокалист (солист), муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе «Казан шәһәр филармониясе»

Каһиров Филүс Фәһим улы - җырчы (солист)

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр:

Искаков Леонид Александрович - Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кна вел» халык ансамбле хормейстеры

Чернова Диана Юрьевна - «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары

«Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме белән бүләкләнделәр:

Татарстан Республикасында «Россия рәссамнарының иҗат берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Демченко Владимир Андреевич

Харрасов Ләлис Мәүлид улы - язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы

«Татарстан Республикасының Атказанган артисты» мактаулы исеме белән бүләкләнделәр:

Ганиев Айрат Марат улы - «Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» федераль дәүләт югары белем бирү мәгариф учреждениесенең опера студиясе солисты

Дмитриева Елена Юрьевна - «Әкият» Татар дәүләт курчак театры дәүләт бюджет учреждениесенең курчак театры артисты

Исламова Эльза Евгеньевна - вокалист (солист), И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең академик җырлау бүлеге укытучысы

«Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме белән бүләкләнделәр:

Зәйнуллина Альбина Фирдинат кызы - «Әтнә балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы

Иванов Денис Владимирович - «Сабир Әмирбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры» Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе яктылыгы буенча рәссам

Слинкова Октябрина Владимировна - «Татарстан Республикасы Зеленодольск шәһәре балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе фортепиано классы укытучысы

Россия Федерациясе Мәдәният министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Насифуллина Нәкыя Шамил кызы - «Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениесенең Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы җитәкчесе

Нурмөхәммәтова Лилия Эдуард кызы - Чаллы шәһәренең «Балалар хор мәктәбе» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе директоры

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ачу кысаларында «Казан Экспо» МВЦ концерт залы сәхнәсендә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы һәм Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Осинцев Владимир Геннадьевич бүләкләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International