Түбән Камада «Мәдәният» милли проекты кысаларында театрның яңа бинасы ачылачак

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

2022 елның 28 декабрендә 11:00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәрендә «Җәлил» театр комплексын (Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры) ачу тантанасы булачак. Театр бинасын реконструкцияләү «Мәдәният» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин катнашачак.

«Мәдәният» милли проекты ярдәмендә театр бинасы төзекләндерелде. Театрның төп бинасы түбәндәге локацияләрне үз эченә ала: зур һәм кече тамашачылар заллары, парад-ресепшн, гардероб, арт-кафе (коворкинг зонасы), тамаша залы фойесы, креатив иҗтимагый киңлек мәйданы (III кат арт-холлы), күләмле декорацияләр складлары, ана һәм бала бүлмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International