25 августтан 29 августка кадәр Республика Көне һәм Казан шәһәре Көне уңаеннан Камал театры 5 спектакль күрсәтә. Алар арасында театрның узган сезоны премьералары – «Мулла» һәм «Әрем исе» спектакльләре дә бар.
25 августта кичке алты сәгатьтә – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”. Бу комедия менә 18 ел инде театр сәхнәсеннән төшми, тамашачы тулы залга уйнала.
26 августта 19 сәгатьтә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча кулган «Әрем исе» спектакле була. Аның премьерасы быелның 29 маенда булды. Башкортостан режиссеры Айрат Әбүшахманов куйган бу спектакльдә театрның күренекле артистлары уйный.
27 августта 19 сәгатьтә Камал театры «Диләфрүз-Remake» музыкаль комедиясен тәкъдим итә. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле Камал театры сәхнәсендә узган гасырның 70-90 елларында зур уңыш белән барды. «Диләфрүз-Remake»ны Фәрид Бикчәнтәев драматург, пьесаның авторы Туфан Миңнуллин белән бергәләп мәшһүр спектакльне яңадан сәхнәгә кайтару максатларында куйган, геройларга джинсадыр, модалы киемнәрдер кидереп, «Азат хатын» журналы урынына Playboy “укырга кушып”, пьесага замана “күлмәге кидергән”.
28 августта 19 сәгатьтә – Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакле. Узган сезонда бу спектакль бәхәсләр тудырды, аның турында күп кенә каршылыклы фикерләр әйтелде. Шулай да, сезон буена “Мулла”га тамашачы зал тутырып йөрде.
Спектакльләр “бәйләме”нә соңгы булып, гадәттәгечә, Кәрим Тинчуринның мәңге яшь “Зәңгәр шәл”е килеп кушылачак. «Зәңгәр шәл» пьесасы театр сәхнәсеннән 1926 елдан бирле төшмичә уйнала һәм ул татар театрының үзенчәлекле бер символына әйләнде инде. Спектакль 29 августта 19 сәгатьтә башлана.
Мәгълүмат өчен: 8 9274 40 70 70, (843) 293-52-50, 293-83-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте