«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләрнең спектакльләре куелды

2022 елның 16 декабре, җомга

Бүген 16 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләрнең чыгышлары булып узды. Алга таба фестивальнең округ этабында катнашу (катнашу дистанцион рәвештә бара) көтелә.

«Балалар театр коллективлары» номинациясендә фестивальнең региональ этабы жюри әгъзалары «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Апуш» балалар театр студиясен билгеләп үттеләр. Шулай ук «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә - «Яшәячәкбез» мюзикл-спектакле белән Менделеевск шәһәренең Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры билгеләп үтелде.

Фестивальнең 2023 елның гыйнвар-февралендә узачак округ этабында әлеге спектакльләр Татарстан Республикасын тәкъдир итәчәк.

Фестивальнең округ этабы вакытында фестивальнең рәсми сайтында (https://xn--80aagjcbgozdsmdljgyc7qka.xn--p1ai/) спектакльләрнең видеоверсияләрен урнаштыру каралган. Шулай ук тавыш бирү һәм регионда финалистларны күрсәтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International