«Эрмитаж-Казан» үзәгендә уникаль курчаклар күргәзмәсе ачыла

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

16 декабрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын курчак чоры» күргәзмәсе ачыла, Күргәзмәсирәк экспонатларга багышлана һәм йөз алтмыштан артык предметны тәшкил иткәнуникаль курчакларнытәкъдим итәчәк. Курчаклар күргәзмәсе 2022 елның 16 декабреннән 2023 елның 22 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Коллекционерлар XIX гасыр уртасыннан XX гасырның 40 нчы елларына кадәрге чорны «Алтын курчак чоры» дип атыйлар. Бу вакытта сәнәгать революциясе башлана һәм станоклар барлыкка килү нәтиҗәсендә курчаклар җитештерү массалы, тиражлы була, курчак фабрикалары барлыкка килә. Фабрика уенчыгы булуга карамастан, «Алтын гасыр»да булдырылган курчаклар уникаль һәм кабатланмас, чөнки анда кул хезмәте кергән һәм алар чын материалдан эшләнгән була. Күргәзмәгә килүчеләрнең һәркайсы музей коллекциясе белән таныштыручы аудиогид белән тәэмин ителәчәк.

Күргәзмә XIX гасыр - XX гасыр башындакурчак сәнгатенең гаҗәеп үткәнебелән таныштырачак, экскурсия һәм мәдәни-белем бирү программасы булачак. Элемтәгә керү өчен телефоннар: +7 (843) 567-80-34; +7 (843) 567-80-32, hermitage-kazan@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 3 кат.

Эш сәгате: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе көннәрендә - 10:00 - 18:00, җомга 11:00 - 20:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International