Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм Россиянең атказанган артисты Владимир Самсонов бәйрәм программасы тәкъдим итә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрь 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мариин театры солисты, опера һәм эстрада җырчысы, Россиянең атказанган артисты Владимир Самсонов (баритон / Санкт-Петербург) һәм ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры башкаруында «Раштуа утлары сериясе» концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Баш дирижёр һәм сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков.

Программада: опералардан арияләр, рус халык җырлары, совет һәм чит ил эстрадасы хитлары, автор җырлары һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International