Батуми шәһәрендә «Во весь голос» халыкара шигърият фестивале кысаларында Равил Бохараевны искә алу кичәсе узды

2013 елның 19 июле, җомга

Грузиянең Батуми шәһәрендә «Во весь голос» халыкара шигърият фестивале кысаларында шагыйрь һәм фикер иясе Равил Бохараевны искә алу кичәсе узды.

Әлеге фестиваль Грузиядә алтынчы тапкыр уздырыла, традиция буенча анда илледән артык илдән шагыйрьләр катнаша.

Кичәне шагыйрьнең хатыны Лидия Григорьева (Лондон) һәм Александр Радашкевич (Париж) алып барды. Чыгыш ясаучылар            Р. Бохараев шигырьләрен укыды, шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә төрле илләрдән килгән бик күп танылган шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, сәнгать эшлеклеләре – Николай Свентицкий (Тбилиси), Сергей Чупринин (Мәскәү), Даниил Чкония (Германия), Бахыт Кенжиев (Канада), Елена Исаева (Мәскәү), Бахытҗан Канапҗанов (Казахстан), Олег Воловик (Венгрия), Андрей Коровин(Мәскәү) һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International