«Татармультфильм» берләшмәсе 2012–2013 еллар конкурсы йомгаклары буенча Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

«Татармультфильм» берләшмәсе 2012–2013 еллар конкурсы йомгаклары буенча татар мультфильмнары коллекциясен иҗат иткән өчен  Муса Җәлил исемендәге  республика премиясенә лаек булды.  

“Татар мультфильмнары коллекциясе”нә кергән 28 мультфильм  узган өч ел эчендә коллектив башкарган эшләрнең үзенчәлекле иҗади хисабы булып тора. Коллекциягә төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган мультфильмнар керә. Алар арасында «Кисекбаш» анимация мюзиклы, татар халык әкиятләре сериясе, Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм «Ак Барс» мультфильм-фантазиясе бар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International