Кичә Универсиада паркы ябылды

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 17 июльдә, Универсиада паркы үзенең эшен төгәлләде. Универсиада барган көннәрдә анда Игорь Шувалов, Михаил Бабич, Рөстәм Миңнеханов, Илдар Халиков, Роман Абрамович һәм башка күп кенә кадерле кунаклар булып китте.

Паркта шулай ук Универсиада илчеләре -  Александр Сладковский, Ирек Зиннуров, Яна Чурикова, Аида Гарифуллина, Диләрә Ваһапова, Сергей Улегин, Дмитрий Саутин, Елена Замолодчикова, Максим Шәрәфетдинов, Митя Бурмистров, Эльмира Кәлимуллина да кунак булды.

Паркның төп сәхнәсендә күренекле музыкантлар, җырчылар катнашында концертлар узды.

Рәсми чыганакларга караганда, парк эшләгән көннәрдә анда 300 мең тирәсе кеше килгән, ял иткән, күңел ачкан.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International